Казан дәүләт аграр университеты базасында йөзем үстерүчеләрнең төбәкара форумы тәмамланды. Уку йортының укыту-тәҗрибә үзәгендә иң яхшы йөзем сортлары күргәзмәсе дә оештырылды. Тулырак киләсе язмада. Әлеге чараны Татарстан бакчачылары, аграр университет һәм республика авыл хуҗалыгы министрлыгы менә 12 нче ел рәттән оештыра инде. Соңгы елларда республикабызда, шулай ук Россиянең Идел буе, үзәк төбәкләрендә дә йөзем үстерүчеләр арткан. Шактый гына уңыш үстереп алучылар да бар. Ә форум үзара тәҗрибә уртаклашу үзәгенә әйләнде.
Казан Дәүләт Аграр университетының фәнни һәи халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов: «Безнең уку йорты Идел буе төбәге йөзем үстерүчеләренең тәҗрибә уртаклашу, төрле сорт йөземнәр күргәзмәсе үзәге булып тора. Без хезмәттәшлекнең ныгуына, яңа хезмәттәшләрнең кушылуына бик шат. Яңа сортларны сынау, үстерү буенча тәкъдимнәрне карыйбыз. Иң яхшы тәҗрибәне төрле төбәкләргә таратабыз»
Форумда һәм күргәзмәдә Россия төбәкләреннән теләгән һәр йөзем үстерүче катнаша ала. Баштан гаризалар кабул ителде.
Фаддей Пестов: «Безнең Тверь өлкәсендә дә йөзем үстерүчеләр арта. 13 ел инде шөгыльләнәбез. Һава торышына бәйле рәвештә иртә өлгерә торган йөзем сортларына күбрәк игътибар итәбез. Нигездә техник сортларгы өстенлек бирәбез.»
Күргәзмәдә илнең төрле төбәкләрендә үстерелгән йөземнең күп төрле сортлары күрсәтелде. Алардан авыз итү мөмкинлеге дә бар иде. Иң яхшы дип тапкан сортларга һәркем үз бәясен бирде. Иң күп балл җыйган сортлар авторларына 8 номинация буенча бүләкләр өләшенде. Йөземнең шикәрлеге, иң зур тәлгәшләр, тәмнәре исәпкә алынды. Иң яхшы йөзем коллекциясен дә ачыкладылар.
Йөзем үстерү әле республикабызда яшь тармак. Шуңа да карамастан, шушы форумны 12 нче тапкыр үткәрәбез инде. Катнашучылар саны да елдан-ел арта. Быел Татарстаннан, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, башка төбәкләрдән 24 оешма вәкиле катнашты. Шәхси хуҗалыкларда, дәүләт предприятиеләрендә йөзем үстерүчеләр үзара тәҗрибә уртаклашты.
Йөзем үстерүчеләрнең тәҗрибәсе турында басмалар да нәшер ителә, аларны төрле төбәкләргә таратырга җыеналар.
Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.