Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 26 сентябрьдә онлайн форматта узачак. Акциядә катнашырга Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та теләк белдергән. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим матбугат очрашуында хәбәр итте.
Быелгы ният — ТАССРның 100 еллыгына багышлап, 100 мең кеше туплау. Барлыгы 555 сүз чыга, өч диктор, өч текст, 30 ил һәм 62 төбәк катнашырга җыена. Татарстан өчен Ибраһим Гази, Россия төбәкләре өчен Нәби Дәүли һәм чит илләр өчен Афзал Шамов тексты сайланган. Өч автор да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Барысы да сугыш юлларыннан Татарстанга әйләнеп кайткан, алар үзләренең күргәннәрен текстларында чагылдырган. Текстлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
www.diktant.tatar
Санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог экранда күрсәтелгән сайтта теркәлү узарга тиеш.