Буа районының Сарсаз авылында яздан башлап көзгә кадәр тормыш кайный. Өч фермер, дистәләгән техника. Пенсионерлар, шәһәрдән кайтып, март аеннан октябрьгә кадәр биредә яши. Ә кышын тынлык. Өч урамда нибары дүрт кеше калган. Бүген инде бетеп барган авыллар рәтендә булган Сарсазда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше турында киләсе сюжетта карагыз.
Җәен Сарсазда утызлап кеше җыела. Флера Хөснетдинова гаиләсе белән иртә яздан көз уртасына кадәр авылда яшиләр. Ире белән бәрәңге, яшелчә үстерәләр. Фермер улларына булышалар. Флера ханым биредә башлангыч мәктәп булган чорларны да хәтерли әле.
Аның тормыш иптәше Фәрит 11 ел инде мәчет имамы вазыйфасын башкара. Бүген бернинди социаль объектлар калмаса да, авыл уртасында бик матур, төзек мәчет бар. Авыл ир-атларының намазга йөрүләре, мәчетнең ян-як территориясен төзекләндерүләре сөендерә аны.
Көз җитү белән Хөснетдиновлар Буага китә. Алар артыннан башкалар да. Ә менә дүрт кеше ел әйләнәсе биредә яши. Шуларның берсе Татарстан урамында яшәүче Мөстәкыйм Низамов. Ялгыз булсам да, һәрвакыт җирле фермерларның ярдәмен тоеп яшим, ди ул.
Сарсаз авылы Иске Тинчәле авыл җирлегенә керә. Авыл җирлеге башлыгы Гөлия Шакирова әйтүенчә, Сарсаз, чыннан да, яз-көз айларында җанлана.
Үзара салым акчасына авылда юллар салалар. Моннан тыш, җирлек откан 1.5 миллион сум күләмендәге грантның бер өлеше хисабына да яңа юллар барлыкка киләчәк.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов. Татарстан яңалыклары