Россиядә балаларга федераль түләүләргә гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Ул Россия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла. Пандемия чорында мохтаҗлык кичергән гаиләләләргә ярдәм ителә. Татарстанда яшәүчеләрнең байтагы әлеге түләүләрне алды инде.Тулырак киләсе язмада.
Уен бүлмәсендә нәни балалар мәш килә, ә күрше бүлмәдә уку процессы башлана. Глеб мәктәп программасын мөстәкыйль үзләштерә. Ә менә гаилә финанс мәсьәләләрен бергәләп хәл итә, дәүләт ярдәменә таяна. Пандемия чорында мондый ярдәм гаиләгә бик тә ярап куя.
Екатерина Бажанова: «Без түләүләрне апрельдән бирле ала башладык. Апрельдә кечкенә балага биш мең, июнь-июль айларында һәр балага 10 ар мең сум акча бирелде. Барлык акча да картаочкага күчте, бер тапкыр гына гариза яздык.»
Күп гаиләләрдә әлеге акчаны балаларны мәктәпкә һәм балалар бакчасына әзерләүгә тотканнар. Ярдәм 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән һәр гаиләгә бирелде.
Пандемия чорында өч ярдәм чарасы кертелде. Апрельдән алып июнь аена кадәр өч яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акча түләнде. Июнь аенда өчтән 16 яшькәчә балаларга 10 ар мең сум акча бирелде. Июль аенда 16 яшькә кадәрге барлык балаларга да шулкадәр пособие түләнде.
Татарстанлыларның күбесе дәүләт ярдәменнән файдаланды инде.
Татарстанда 16 яшькә кадәрге 760 меңнән артык бала түләүләр алды. Коронавирус йогышы шартларында ул өстәмә социаль ярдәм чарасы булды. Республикага федераль бюджеттан 16 миллиард сумнан артык акча бирелде.
Төрле сәбәпләр белән балалар өчен акча алырга өлгермәгән гаиләләр моны беренче октябрьгә кадәр эшли ала. Гаризаны күпфункцияле үзәкләр яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә мөмкин. Барлык мәгълүматны документлар буенча төгәл тутырырга кирәк. Акча банк счетына күчерелә.
Регина Сафиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.