Ютәл, томау, тән температурасы күтәрелү – шушы билгеләр булганда, укытучылар укучыларны тизрәк өйләренә озаталар, ата-аналардан табибка мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
35 нче лицей фельдшеры Вероника Курова: «Хәзер без каты таләпләр керттек, балаларда авыру билгеләре булганда, тиз арада ата-аналарга шалтыратабыз., поликлиникаларга күренергә тәкьдим итәбез.»
Өйдә барлык шартларны үтәп дәваларга киңәш бирәләр, балалар табибыннан белешмә алырга кирәк. Роспотребнадзор таләпләре буенча әлеге документта өстәмә билге булырга тиеш.
Коронавирус укыту программасына төзәтмәләр кертте. Укучылар кабинетларга күченеп йөрми, укытучылар үзләре керә. Өлкән сыйныф укучылары моңа күнекмәгән, ә башлангыч сыйныфта укучыларны канәгатьләндерә.
Диана Шәйдуллина: «Мин әле мәктәпкә өйрәнеп җитмәдем. Укытучылар үзләре класска керә. Без кабинетларны да бутыйбыз, онытабыз.»
Әмир Исламгалиев: «Башка кабмнетларны да күрәсе, карыйсы килә, кызыксынам. Әлегә бер кабинетта гына утырабыз.»
Морат Сибгатов: «Без физкультура дәресенә спорт залына йөрибез, немец, инглиз теле кабинетларында булабыз.»
Түбән Камада сентябрь башыннан бирле ОРВИ белән 1700 , ә республикада буенча 4182 укучы чирләгән. Авыруларны булдырмау өчен кабинетларны еш җилләтәләр, антисептиклар белән эшкәртәләр. Туклану тәртибен дә үзгәрткәннәр, хәзер ашханәдә 50дән артык бала булырга тиеш түгел.
Айгөл Яблонская, Фәхри Исламов, Татарстан яңалыклары.