Россия Пенсия фондының Татарстан буенча кайнар линия телефоны үзгәрде.
Хәзер Татарстан Пенсия фонды контакт-үзәге операторларына
8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Россия Пенсия фондының Татарстан буенча контакт-үзәге 2016 елда эшли башлады, шул вакыттан бирле аның операторлары республика халкыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул итте.