Парламентта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев узган сайлау кампаниясе барышы турында хисап тотты.
Тулаем алганда, сайлаулар уңышлы узды, дип саный Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул искәртеп үткәнчә, 18 сентябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның вазыйфасына керешү тантанасы уза. Инаугурация тантанасын туры эфирда һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак. Шулай ук җомга көнне төштән соң республика парламентының 13 нче сессиясе планлаштырылган. Анда депутатлар Татарстан премьер-министры кандидатурасын расларга һәм Президентның яңа хөкүмәт вице-премьерлары һәм министрлары буенча тәкъдимнәрен килештерергә ниятли. Ә инде киләсе атнада Дәүләт Советының 14 нче утырышында Татарстан Президентының парламентка республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юлламасы тыңланачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Безгә тынычланырга вакыт юк. Алда нигезле эш тора, җитди проблемаларны хәл итәсе бар. Безнең Президент җитәкчелегендә муниципаль берләшмәләр вәкаләтле органнар белән формалашты. Аларны Татарстан сайлаучылары нигезле итеп хуплады.»