Дәрестән төшке ашка. Казандагы 93нче гимназиядә укучыларга гуляш белән туклыклы макарон, кишер салаты, компот бирделәр. Барлык кайнар ризыкны иртән азык-төлек һәм социаль туклану департаментыннан алып килделәр.
Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры урынбасары Алла Агапова: «Без меню төзедек, эксперт бәяләмәсен алдык, Роспотребнадзор белән килештердек. Менюга барлык таләпләргә туры китереп салкын кабымлыклар, яшелчә, җиләк-җимеш, шулпа, ит, балык, терлек яки кош ите, гарнир, эчемлек, икмәк керә.»
Менюга балалар яхшы бәя бирде. Тәлинкәләр бушап калды, аш әзерләүчеләр дә канәгать. Мондый ашны укучылар үзләре дә фаст-фудтан яхшырак, диләр.
Беренче-дүртенче сыйныфларда укучыларны бушлай кайнар ризык белән яңа уку елыннан башлап ашаталар. Беренче сентябрьдән ашханәгә керү кагыйдәләре дә үзгәрде. Хәзер һәр сыйныф, социаль дистанцияне үтәп, чиратлап керә. Залда 50гә якын укучы бар.
Казан шәһәренең 93нче гимназиясе директоры Ирина Александровская: «50дән артык баланы даими ашату, социаль дистанция, болар барысы да билгеле график буенча үтәлә. Ашханә хезмәткәрләре, сыйныф җитәкчеләре, озатып йөрүче педагоглар кайнар аш белән тәэмин итүнең оператив оештырылуына зур игьтибар итәләр.»
8(800) 234-33-88 , Instagram @depta.kzn
Казан мәктәпләрендә туклану сыйфатын ата-аналар контрольдә тота ала. Сораулар һәм тәкъдимнәрне департаментның рәсми сайтында кабул итәләр. Ә тагын социаль челтәрләр Instagram аша шалтыратырга яки язарга була.
Алсу Хәбибуллина, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.