Татарстан Милли музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа экспозицияне тәкъдим иттеләр. Ул әһәмиятле вакыйгалар һәм шәхесләр язмышлары аша республикабызның бер гасырлык тарихын чагылдыра. Республика оештырылуның беренче көннәрендәге тарихи документлар аерым урын алып тора.