Гошер көне Татарстанда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Ул елдан-ел киңрәк колач җәя, акциядә катнашучылар да арта. . 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1 мең 110 тоннага якын гошер сәдакасы җыеп таратылган. Очрашуда Гошер көнен үткәрү белән бәйле чаралар, сәдаканы җыю һәм мохтаҗларга өләшү тәртипләре хакында сүз барды. Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе үз хуҗалыгында, үз бакчасында үстергән уңышны җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирергә тиеш.
Республикадагы барлык мәчетләр, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Бу эшкә беренчеләрдән булып Балтач, Балык бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары кереште инде. Һәр елдагыча, җиләк-җимеш, төрле яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр кабул ителә. Азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырыла.
Казанда гошер сәдакасын Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды җыя. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күп балалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр – гошер сәдакасы өләшенә.
+7 (843) 225-33-22
Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер җыелмаларына мохтаҗ кешеләр, пенсия фондыннан керемнәр турында белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып, фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр шушы ук номерга шалтыратып сорауларын бирергә мөмкин. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, картлар һәм балалар йортларына, хосписка, мөселман уку йортларына, мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә тапшырыла.
Татарстан яңалыклары.