Рөстәм Миңнехановның Татарстан президенты вазыйфаларына керешү тантанасы 18 сентябрьдә була. Инаугурация Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында үтәчәк. Тантананы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. Исегезгә төшерәм, Рөстәм Миңнеханов сайлауларда 83 проценттан күбрәк тавыш җыйды.