Россия мәдәният министры Ольга Любимова беренче тапкыр үзенең мәшһүр бабасы Василий Качалов исемендәге драма театрына сәяхәт кылды. Зур сәнгать тәэсире Казан Ратушасында узган Мәдәният һәм сәнгать советы утырышының күтәренке рухта баруына да йогынты ясады. Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү стратегиясе проекты турында фикер алышу утырышның төп темасы булды.
Татарстан Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Бер яктан, бу – мәдәни традицияләрне, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калу, икенче яктан-инновацион карарларны гамәлгә кертү зарурилыгы.»
«Земский мәдәният хезмәткәре» программасы җир кишәрлекләре бүлеп бирү хисабына авылга кадрларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Һәм бу бер генә мисал
Россия мәдәният министры Ольга Любимова: «Татарстан — һәрвакыт ышанычлы партнер, яңа проектларда пилот төбәк буларак катнаша. «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» проектын гамәлгә ашыруда беренче булды. «Минем Россия» балалар туризмы программасы кабул ителүгә тормышка ашыруга кереште.»
Мәдәни юнәлешткә заманча технологияләр кертү, тармакны цифрлы үстерү буенча да алдынгылар рәтендә. Киләсе адым Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше буенча үзәк булдыру. Шулай ук Совет утырышында катнашучылар Казанда театр институтын ачырга да ихтыяҗ барлыгын ассызыклады.
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Мин шатланып утырам. Россия мәдәният министры һәм Татарстан Республикасы Президенты өлкә хезмәткәрләре белән бергә мәдәният проблемалары турында фикер алышалар. Бу — республиканың үсеш алуы, мәдәният проблемалары белән шөгыльләнүнең мөһим булуын аңлавы. Проблемалар беркайчан да тәмамланмый, әмма мәдәният беренче планга чыга. Бу бик яхшы күрсәткеч»,
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы киләчәктә даими рәвештә уздырыла бышлый.
Мөршидә Җиһан, Инна Данилова, Сергей Павлухин, Татарстан яңалыклары