Татарстандагы биш көллият, ике техникум һәм бер лицей-интернат WorldSkills Russia версиясе буенча 2019 елның иң яхшы 100 көллияте исемлегенә кергән. Бу хакта хәрәкәтнең рәсми сайтында хәбәр ителә.
Ил буенча иң яхшы көллиятләр исемлегенә Татарстаннан Халыкара компетенция үзәге — Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Казан педагогия һәм төзелеш, Халыкара сервис, Тәтеш гражданнарны яклау көллиятләре, Әлмәт политехника техникумы, Чаллы политехника көллияте, шулай ук КНИТУ-КАИ лицей-интернаты кергән.
Рейтингка кергән барлык уку йортлары да «Ворлдскиллс Россия» хәрәкәте сертификатларын электрон рәвештә алган инде.