Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туган. Артист булып киткәнче, Уфа элемтә станциясендә эшли. Концертларда да гел катнаша. Иҗатының чәчәк аткан чоры1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшләгән елларына туры килә. Репертуарында 1000-ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.
«Хәмдүнә Тимергалиева 2019 елда 70 яшьлеген билгеләп узды. Шул уңайдан филармониядә зур концерт бирде. Икенче концертын март аенда тамашачыларга җиткерергә планлаштырган иде, әмма пандемия сәбәпле, ул кичектерелде. “Уникс” концертлар залында 2021 елның февраль аенда “Өстәмә юбилей концерты” дип, бәйрәм тамашасын кабат күрсәтергә ниятләгән иде. Әле узган атнада гына легендар җырчы Илһам Шакировка туган төбәге Тукай районы Бүләк авылында бюст ачу тантанасында катнашып килде.»
«Хәмдүнә оста җырчы булу өстенә, киң күңелле, гадел, туры сүзле, ярдәмчел кеше булуы белән дә безнең күңелләрдә калыр. Ел башында җырчының инсульт кичерүе мәгълүм. Рәхимсез үлем аны арабыздан мәңгелеккә алып китте.»
Якты елга, Чияле тау, Җомга, Бәхет юллары, Борай, Бер кайтасы иде туган якка… Хәмдүнә Тимергалиеваның үлемсез җырлары, моңы халык йөрәгендә озак сакланыр. Җырчы үзенә Башкортстанның халык артисты исеме бирелүен дә белми калган. Бу турыдагы Указны Башкортстостан җитәкчесе февральдә үк имзалаган, әмма аны тапшыру тантанасы кичектерелгән булган.
Мәрхүмә белән хушлашу Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә тиздән сәгать унда була. Хәмдүнә Тимергалиева Казанда җирләнәчәк.