Укытучы да үз урынында, балалар парта янында дәрестә утыралар. Каршыларында дәфтәр-китаплары да бар. 36 нчы мәктәп укучылары өчен уку көне рус теле дәресеннән башлана. Моннан тыш, планда технология фәне дә бар. Барлык дәресләр дә мәктәп расписаниесе буенча уза. Өч смена дәвамында шулай.
Балалар лагерьга үзләренең сыйныф җитәкчесе белән бергә керә. Форматтагы смена балаларга гына түгел, укытучыларга да кызыклы. Педагогларның дәресләрне башкача үткәрү мөмкинлеге туган. Эш программасы да бик кызыклы.
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Корбангалина: «Без тырышабыз, лагерьда ял итүче балаларга дәресләр кызыклы, мавыктыргыч булсын дип. Алар бик теләп укыйлар.»
Төшке аштан соң балалар өчен чын лагерь тормышы башлана. Вожатыйлар төрле уеннар, мастер-класслар, спорт бәйгеләре оештыралар. Смена өч көн дәвам итә.
Кама Артек » лагере директоры Екатерина Юртаева: «Монда укытуны ничек оештыруыбыз ата-аналарга да, балаларның үзләренә дә бик ошый. Белемнәрне ныгыту өчен шартлар җитәрлек.»
Юллама бәясе өч көнгә 350 сумнан аз гына артыграк. Калган сумманы Татарстан бюджетыннан түлиләр. Әлегә проект сынау режимында эшли, шулай да хәзер үк инде бу проектның бик кызыклы һәм файдалаы булуы турында әйтергә була. Ул һәркемгә дә ошый.
Татарстан яңалыклары.