Республиканың күпчелек районнары игеннәрне урып-җыюны төгәлләде. Хәзер төп игътибар рапс, шикәр чөгендере һәм бәрәңге уңышын алуга юнәлдерелде. Апас, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнарында шикәр чөгендерен алалар. Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнары бәрәңге җыюны яхшы оештырды. Минзәлә районында бәрәңге алу тәмамланып килә, һәр гектардан 283әр центнер икенче икмәк чыга. Бер үк вакытта җирләрне туңга сөрү эше дә дәвам итә.