Кайгылы хәбәр. Татарстанның халык артисты, халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды. Безнең телерадиокомпания Хәмдүнә Тимергалиеваның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмә белән хушлашу Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә иртәгә сәгать унда була.