Качалов театрында СССРның халык артисты Василий Качалов күргәзмәсе ачылды. Ул бөек артистның 145 еллыгына багышлана. Күргәзмәгә театр музеенда, шулай ук Мәскәүдәге художество Академия һәм Вахрушин исемендәге театлар музейларында сакланган экспонталар куелган. Актерның киемнәре, шәхси әйберләре, басма әдәбият – барысы да тамашачыларда зур кызыксыну уята. Исегезгә төшерәбез, танылган артист күп еллар дәвамында Мәскәү художество Академия театрында эшләде, байтак кабатланмас образлар иҗат итте.