47/05 йорт ишегалдында эшләр ахырына якынлаша-биредә юл һәм тротуарлар киңәйтелгән. Эш барышында җирле халык юл төзүчеләргә тәкьдимнәр дә керткән – керү-чыгу юлын уңайлырак итәргә киңәш биргәннәр. Башка төрле тәкъдимнәр дә бар.
Лариса Пузырева 47/05 йортның 2 нче подъезды җаваплысы: «Монда юл зигзаг формасында бара, барлык шоферлар да борылыш төймәсенә басмый, кинәт борылыш ясау авария китереп чыгарырга мөмкин.»
Ишегалдындагы юл шәһәрлеләрнең иминлегенә яный – шуңа күрә керү юлында «лежащий полицейский» билгесен урнаштырырга булганнар.
47/05 ишегалдында балалар мәйданчыгы әзер – янәшәдә генә спорт җиһазларын урнаштырасы, юл эшләрен тәмамлыйсы калган.
Дмитрий Одегов «ПАД» предприятиесе директорының төзелеш буенча урынбасары: «47 комплекс буенча 16 ишегалдын тәрипкә китерәсе бар. Шуларның 11ендә юллар төзекләндерелде.»
Ә күршедәге 47/06 йортта яңа балалар мәйданчыгы халык өчен уңайсызлыклар тудырган-аның аша йөрергә ярамый, ә урап узу күп вакытны ала.
Тулаем алганда, төзекләндерүгә күбрәк акча тотарга исәпләгән булганнар, хәзерге исәпләүләр буенча барлык кирәкле эшләр дә булган кысаларга салына. Соңгы этап булып яктырту җиһазларын урнаштыру тора-кабельләр сузу эшен башлаганнар.
«Безнең ишегалды» программасы буенча барлык эшләр 1 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, ә төзүчеләр бу бурычны иртәрәк үтәргә планлаштыра.
Сергей Кравченко, Татарстан яңалыклары, Чаллы.