15-нче сентябрьдә Казанда көзге донорлык акциясе оештырыла. Кан бирүчеләр 18- 45 яшьтә, ким дигәндә 55 килограмм авырлыкта һәм сәламәт булырга тиеш. Акция Җиңү проспекты, 85 йорт адресы буенча урнашкан республика кан үзәгендә иртәнге сәгать сигездән уникегә кадәр уза, дип хәбәр итә «Мәрхәмәтле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Барлык донорлар үзләре белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә тиеш. Акциягә кушылырга теләүчеләргә сылтама буенча теркәлергә кирәк.