Бердәм Россия партиясенең Татарстан бүлеге башкарма комитетында бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар.
Партия рәисе Дмитрий Медведев видеоконференция режимында Татарстан белән элемтәгә чыкты. Ул республикада сайлау кампаниясе барышында нигезле җитди эш алып барылуын билгеләп үтте. Көн йомгаклары буенча беренче нәтиҗәләрне Дәүләт Советы рәисе, Бердәм РОссия партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин ясады. Дмитрий Медведев хәзер сайлаучылар наказларын үтәүгә керешүнең мөһимлеген искәртте.