Бердәм сайлау көнен халык һәрвакыт бәйрәм итеп кабул итә. Тавыш биреп кайтучылар өчен башкалада бушлай зур концерт оештыру да традициягә әверелде. Меңләгән тамашачы белән бергә Ак барс арена мәйданында узган концертны безнең хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Көне буе төрле урыннарда уздырылган бәйрәм тамашаларыннан соң халык төп мәйдан “Ак барс” аренага җыелды. Татар һәм рус эстрадасы артистлары бер сәхнәдә.
Салават Фәтхетдинов сайлау участлогына барып гражданлык бурычын 12 нче сентябрьдә үк үтәгән, ә бу кичтә тамашачыларны җырлатты. Гомумән бу концертта артистларга кушлып җырлаучылар бик күп иде. Хор турецкого башкаруында яңгыраган “Туган тел” җырына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.
Туган телнең тәэсире шулкадәр көчле булды ки, әлеге җырны башкаручы Вячеслав Фрешка Татарстан Президенты шунда ук Татарстанның атказанган артисты дигән исем бирде.
Хәерле кич, теләп башланган концерт , бәйрәм салютлары төнге күк йөзенә әкияти сихрилек өстәгән мәлдә, мин яратам сине татарстан дип тәмамланды.
Мөршидә Җиһан, Фирүзә Насыйрова , Дамир Мөхәмммәтханов Татарстан яаңалыклары.