Казанның Идел буе районында физик сәламәтләндерү комплексы ачылды. Ачык һавада футбол, хоккей, баскетбол уйнау өчен берничә стадион урнашкан. Комплексны ачуда Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Газон акробатларга, гимнастика һәм җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләргә бик уңайлы. Әлеге комплекс “Спорт –яшәү нормасы” федераль проекты буенча төзелде. Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча обьект бер ел эчендә сафка басты.