11 сентябрьдә алдан тавыш бирү башланды. Сайлау урыннарында Роспотребнадзорның куркынычсызлык таләпләре төгәл үтәлә. Сайлау участоклары залында гади күзәтүчеләрдән тыш, блогерлар да эшли. Алар тавыш бирүнең барышын үз аккаунтлары аша турыдан — туры трансляцияләп бара. Татарстанлылар үз участокларында гына түгел, йорт яны территорияләрендә, сайлау автобусларында, шулай ук «мобиль сайлаучы» механизмы буенча — тавыш бирә ала. Исегезгә төшерәбез, бер үк вакытта дүрт сайлау кампаниясе бара: Татарстан Республикасы Президентын, Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы, Алабуга сайлау округында Дәүләт Cоветы, шулай ук җирле, шәһәр һәм район Советлары депутатларын сайлаулар.