Мондый процедураны кечкенә Руслан ай саен диярлек уза. Малайда авыр генетик авыру. Ашкайнату системасы зарарланган. Көнгә 8 тапкыр ингаляция ясарга туры килә.
Узган ел еш салкын тиюләргә куркыныч инфекция дә өстәлгән, ул үпкәне зарарлаган. Шуңа күрә Руслан урамга яхшы һава торышы булганда гына чыга ала.
Русланның яраткан ризыгы-пилмән. Тик аны бик сирәк ашый — организм мондый азыкны үзләштереп бетерә алмый. Табиблар махсус дәвалау ризыгы-аксымлы катнашмалар кулланырга киңәш иткән. Руслан балалар бакчасына йөрми. Шуңа да карамастан, акыллы булып үсә, аралашырга һәм компьютер уеннарын ярата. Хәзер Русланга ярты елга җитәрлек дару кирәк. Ул миллион сумнан артыкка төшә. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Без малайга бергәләп ярдәм итә алабыз, хөрмәтле телевизор караучылар. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгьлүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Рәфкать Зыятдинов, Татарстан яңалыклары.