Республикада урак тәмамланып килә. Игенчеләр бөртекне соңгы гектарларда суктыралар. Быелгы уракның үзенчәлекләре нинди булды? Уңыш мул җыелды, ул икмәк бәяләренә йогынты ясармы? Татарстан радиосын тыңлаучыларны кызыксындырган һәм борчыган сорауларга туры эфирда җавап бирелде. Тапшыруда республика авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты. Ул алдынгы районнар, хуҗалыклар, комбайнчылар, шоферларның хезмәтен бәяләү шартлары, рапс, шикәр чөгендере, бәрәңге уңышын җыеп алу, киләсе елгы уңышка нигез салуның барышы белән дә таныштырды. Шунысын да искәртик, октябрьдә безнең телерадиокомпания республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән яшь комбайнчылар арасында уздырган “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән конкурсына да йомгак ясалачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов