12-нче сентябрьдән Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә атна саен, шимбә көннәрендә, 14 мәйданчыкта оештырылачак. Һәр сәүдә мәйданчыгында республиканың муниципаль районнары һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы оешмалары вәкилләре булачак. Гадәттәгечә, ярминкәләрдә сезонлы яшелчәләр, җиләк-җимеш, шулай ук ит, балык, сөт продукциясен кулай бәядән сатып алырга мөмкин.