Мәскәү-Түбән Новгород-Казан-Уфа шәһәрләрен тоташтырган трассаның сул яктан әйләнешле участогы Алабуганы уратып узарга мөмкинлек бирә. Ул юлда иминлекне дә тәэмин итә. Алабуга аерым икьтисадый зонасына илтүче юлдан көн саен 25 меңгә кадәр машина үтә. Юл төзүчеләр 4 чакрымга якын участокны үзгәртеп корганнар. Биредә су үткәргеч торбалар сузып, су агызгычлар да ясаганнар. Юл кырыйларын асфаль бетон белән ныгытканнар.
Моңа кадәр Зур Качка һәм Олы Тарловка авылларында яшәүчеләр М-7 трассасына тоткарлыксыз чыга алмаган. Хәзер участокта 100дән артык юл билгесе ясалган, 6 чакрым ярым озынлыкта тимер коймалар тотылган.Торак пунктлар белән янәшәдә дүрт автобус тукталышы урнаштырылган, җәяүлеләр өчен юллар төзелгән, электр линияләре, светофорлар урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Автомобиль юлының әлеге тиз йөрешле участогында транспорт чишелешләрен төзү кирәклеге турында карар берничә ел элек кабул ителгән иде. Объектта эшләр 2019 елның июлендә башланган һәм графиктан берничә айга алдан тәмамланган.
Әлеге объект магистраль транспорт инфраструктурасын заманчалаштыру һәм киңәйтүнең 2024 елга кадәр комплекслы планына кертелде.
Татарстан яңалыклары.