“Мин үземнең варисым Рөстәм Миңнехановның эшеннән канәгать», — дип белдерде республиканың беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татар-информ мәгълүмат агентлыгының Ютуб каналы аша мөрәҗәгатендә. Республика җитәкчесен сайлау мәсьәләсе – язмышыбызны хәл итә, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Президент үзендә күп төрле сыйфатларны берләштерергә һәм беренче чиратта халык ярдәменә таянырга тиеш.