Мәшһүр җырчы Илһам Шакировның туган ягы — элеккеге Сарман, хәзерге Тукай районы Яңа Бүләк авылында бюст ачылды. Бюстны Санкт-Петербург сынчысы Венера Абдуллина ясаган. Башкаладан кунак булып ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиев, Татар Дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева килде. Чарада катнашкан сәнгать һәм мәдәният әһелләре җырлый -җырлый мәңгелеккә китеп барган Илһам Шакиров хакында истәлекләре белән уртаклашты.