Предприятиеләр алдында торган проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән актив эш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе җыелышында әнә шундый фикерне белдерде.
Өч еллык эшчәнлеккә йомгак ясалды, быел Ассоциациягә 30 ел тула. Хәзер ул республиканың 101 әйдәп баручы предприятиесен берләштерә. Рөстәм Миңнеханов эш белән тәэмин иткән, күпләп эштән китүгә юл куймаган һәм предприятиеләрдә авыру таралудан сакланган өчен җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.