М-7 трассасын төзү үз вакытында алга китеш булды-бу юл яңа мөмкинлекләрне ачты. «Европа — Көнбатыш Кытай» проекты буенча М-12 трассасын төзү тагын да зуррак перспектива бирә.Татарстан әлеге мөһим «21 гасыр юлы» ның үзәгендә булачак, ул Европа илләрен Россия һәм Кытай белән тоташтыра.
Югары икътисад мәктәбе профессоры транспорт икътисады һәм транспорт сәясәте Инстиуты директоры Михаил Блинкин:
Кытайда елына 5-6 мең километр сыйфатлы юллар салына. Ә рекорд-11 мең чакрым. Кытайда 1993 елдан бирле тиз йөрешле юллар төзиләр. Быелның 1 гыйнварына 150 мең яхшы юллары бар, бу Америкага караганда бер ярым тапкырга күбрәк.
«Европа-Көнбатыш Кытай» трассасы өчен Кытайда барысы да төзелгән. Казахстанда да төзелеш яхшы бара. Хәзер Россия өчен төп бурыч-үз территориясендә әлегә җитмәгән юл инфраструктурасын тиз төзү. Күперләр салу да кирәк. Шул исәптән Идел аша да.
М-7 федераль трассасындагы Татарстандагы бердәнбер күпер утыз ел элек төзелгән иде. Хәзер транспорт агымы ике тапкырга арткан. Шуңа күрә Татарстан кебек инновацион, динамик үсештәге республикага икенче күпер кирәк.
Татарстанга бөтен өлкәләр — сәнәгать һәм сәүдәдән алып мәдәнияткә кадәр һәм халыкны эш белән тәэмин итүне үстерү өчен яңа трасса зур мөмкинлекләр ача. Барыннан да элек, Казан архитектура -төзелеш университетын тәмамлаучыларга.
КДАТУ ректоры, техник фәннәр докторы Рәшит Низамов:
күп инженер-техник хезмәткәрләр кирәк булачак. Күпер салынгач, алар юлны эксплуатацияләү, аны карап тоту вазыйфаларын да башкарачак.
М-12 трассасын төзи башлауны сузарга кирәкми.
Галимнәр бу трассаны нәтиҗәле һәм нык итү юнәлешендә актив эшли. Чөнки ул стратегик яктан бик отышлы булачак.
Югары категорияле яңа тизлекле трасса төзү зонасында Россиянең алтмыш миллион кешесе яши. Проектны әзерләүчеләр дә шикләнми: ил халкы тиздән әлеге транспорт артериясенең бөтен өстенлекләрен аңлаячак. «Европа-Көнбатыш Кытай» коридоры юлы транспорт тавышын киметү һәм экологияне саклауның заманча ысулларына нигезләнә.
Инна Данилова, Владимир Юрков, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.