Яңа газүткәргеч Түбән Кама җылылык электр үзәгендә мазут яндыруны туктатырга, һава чисталыгын тәэмин итәргә булыша.
Түбән Камада «Калейдоскоп» дигән яңа балалар бакчасы да ачылды. Мәктәпкәчә учреждение 260 урынга исәпләнгән. 6 ясли төрекеме булуы ата-аналарны аеруча сөендергән.
Балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән. Рөстәм Миңнеханов яңа бинаны карап чыкты, яшь тәрбияләнүчеләр белән аралашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Яңа балалар бакчасы янында яңартылган ишегалды да барлыкка килде — аны республика программасы буенча тәртипкә китерделәр.
Түбән Камада капиталь ремонттан соң, Нефтехимик футбол стадионы да ачылды. 42 еллык аренага җылыту системасы, кырны ясалма сугару, электрон табло, яктырту баганалары куелган.
Ә менә бу кырда эшләр тәмамланып килә. Өсте ябулы Чулман манежы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча салынган дүрт стадионның берсе.
Татарстан Президенты мәшһүр драматург Туфан Миңнуллин исемен йөрткән реставрацияләнгән татар драма театрында да булды.
Президентны яңа сезон ачылышына чакырдылар. 9 сентябрьдә беренче спектакльне күрсәтәләр.
Айнур Вәлиәхмәтов, Альбина Вәлиев, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.