Сентябрьдә ТАССРның 100 еллыгына багышлап, республикада мең ярымнан артык чара уздыру каралган. Шәһәр-районнарда яңартылган мәдәният объектлары кулланышка тапшырыла. Капиталь ремонттан соң, Чаллыдагы «Энергетик» мәдәният сарае һәм Чаллы татар дәүләт драма театры ачыла. Әлеге театр күренекле язучы, драматург Аяз Гыйләҗев исемен йөртәчәк. 4-9 сентябрьдә онлайн режимда 16 нчы Халыкара мөселман киносы фестивале уза. 9 сентябрьдә «Милли костюм көне» бәйрәме кысаларында «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивален үткәрү ниятләнә. Муниципаль районнарда 25 мәдәният йорты ачылырга тиеш. Яшьләр эшләре министрлыгы Татар яшьләре көннәрен, төрки яшьләрнең бишенче бөтенроссия форумын, «Созвездие-Йолдызлык» фестивален һәм башка чараларны үткәрә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә «Бакча-2020» чарасын оештыра.