Мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исемендәге республика премиясенә дәгъва кылучылардан гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте
Гаризалар 22 августтан башлап алына. Дәрәҗәсе ягыннан әлеге премия Тукай исемендәге премиядән соң икенче урында. Бәйгедә катнашучыларның чыгышларын мәдәният министрлыгының эксперт комиссиясе караячак. Чит ил вәкилләре дә катнаша алсын өчен, онлайн режим кертелә. Җиңүчеләр ир-ат һәм хатын-кыз вокал, һәвәскәр җырчы номинацияләрендә билгеләнә. Кандидатларны иҗтимагый, фәнни, мәдәни, белем бирү оешмалары, һәвәскәрләр үзләрен тәкъдим итә ала. Премия ике елга бер тапкыр бирелә. Беренче премия 2021 елда Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак.