Республикабызда яшәүчеләр “Җиңү диктанты” Бөтенроссия тарихи патриотик акциясендә катнашты. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. 80нән артык мәйдан оештырылды.
З сентябрь икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланган көн иде.Кремль мәйданына Мәскәү, Сант-Петербург, Волгоградтан да элемтәгә керделәр. Тест режимында узган акциядә катнашучылар 25 сорауга җавап бирде. “Җиңү диктанты” иҗтимагый штабында узган акциядә штаб әгьзалары, шулай ук Татарстан президдентына кандидат Рөстәм Миңнехановның ышанычлы затлары катнашты. Ил буенча акциядә бер миллион чамасы кеше катнашты, ул шулай ук тагын 75 илдә узды.