Татарстан Республикасы Милли музеенда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән тантаналы очрашу булды. Әлеге чарада шәһәр һәм республика музейлары эшчәнлеген даими яктыртып барганнары өчен, журналистларга рәхмәт әйтеп, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар арасында безнең коллегаларыбыз Татарстан дәүләт телекомпаниясе алып баручылары һәм хәбәрчеләре дә бар. Киләчәктә тә үзара эшчәнлек дәвам итәчәгенә чын күңелдән өметләнәм дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова тантаналы очрашу кысаларында музейның 125 еллыгына багышланган экспозицияне тәкъдим иткәндә.