«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә журналистларны бүләкләделәр. Массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче 59 кешегә истәлек билгеләре бирелде. Аларны “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшләребез – Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә бар.