Бүген республикабызда “Җиңү диктанты” Халыкара мәгариф-патриотик акциясе уза. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 еллыгы – Хәтер һәм Дан елына багышлана. Әлеге акцияне “Единая Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, башка җәмәгать оешмалары оештырды. “Җиңү диктанты” акциясенең максаты – яшь буында тарихи мирас белән кызыксыну уяту, Ватанга карата патриотик традицияләрне тәрбияләү һәм үстерү. Акция беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Анда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән вәкилләр катнашты. Быел республикада “Җиңү диктанты”нда катнашучылар өчен мәгариф учреждениеләрендә байтак мәйданчык әзерләнде, алар сайтта алдан теркәлү узды. Тест формасында узачак акциядә Ватан сугышына кагылышлы 25 сорау тәкъдим ителә.