Башкалабызның Гаврилов урамындагы яшел урман зонасы киләчәктә дә калачак. Журналистлар һәм блогерлар белән очрашуда Казан мэры Илсур Метшин 74 гектар мәйдандагы урманны аеруча саклана торган табигый территория дип игълан итте.
Генераль план нигезендә, биредә күп катлы йортларны төзү эшләре башланырга тиеш иде. Ә микрорайонда яшәүчеләр урман зонасын саклау тәкьдиме белән чыкты. Проектны экологлар белән дә килештерергә җыеналар. Парк Россиядәге беренче шәһәр милли паркының бер өлеше булачак. Ә калган алты гектарда күп функцияле яңа балалар хастаханәсен төзү каралган.