Быел Татарстанда «Агач утырту көне» сентябрь ахырыннан — октябрь башында узарга тиеш. Гадәттә бу акция сентябрь ахырыннан 10 октябрьгә кадәр уздырыла. Республиканың барлык районнарында җирле хәкимиятләр белән килешеп, мәйданчыклар бирелә. Урман хуҗалыгы оешмалары үсентеләр белән тәэмин итә. Акция тиешле саклык чараларын үтәп узачак. Яз көнне апрель азагында — май башында агач үсентеләре утырту өчен мәйданчыклар бирелгән иде. Районнарда акцияне оештыручыларга 10-15 кешедән торган зур булмаган коллективлар җыярга тәкъдим ителде.