Балык Бистәсе районында урак ахырына якынлаша. Уҗымнар, арыш, арпа уңышы җыеп алынган. Хәзер сабан бодаен суктыралар. Ашлык мул, игенчеләрнең кәефләре дә күтәренке. Балык Бистәсе районы кырларыннан мул уңыш җыела. Сабан бодаеның гектарыннан 47 центнер бөртек чыга. Күрсәткечләр узган елгыдан шактый югары. Кырдагысы түгел, ә амбардагысы ашлык. Җыелган ашлыкны тиешенчә кышкы саклауга кую мөһим. Ындыр табакларында эшнең кызган чагы, бөртек киптерәләр.
«Кулон-Агро» хуҗалыгында да урак тәмамланып килә. Көн саен кырда алты комбайнчы бөртек суктыра. Яшьләр дә, тәҗрибәле комбайнчылар да бар. Айдар Камалиевның бу 24нче урагы.
Комбайнчы Айдар Камалиев: «Балачактан бирле кырда мин. Әтигә ияреп бөртек суктырырга йөрдем. Ул да гомере буена иген икте, механизатор булды.»
Яшьләрне дә осталыкка өйрәтәләр. Айдарга хәзер үзенең кызлары булышалар. Техника серләрен үзләштерәләр.
«Кулон-Агро» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Фәнис Юнысов: «Урып-җыю кызу темпта бара. Һава торышы да яхшы. Техника әйбәт эшли, ватылулар юк. Быел өч югары класслы комбайннар сатып алдык.»
Яшь игенчеләр октябрьдә заманча техника белән идарә итү осталыгын күрсәтәчәкләр. Казанда яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсы финалы уза. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм безнең телерадиокомпания оештырды. Иң яхшы яшьләр экипажларын сайлап алып, бүләкләргә җыеналар.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.