Актаныш районының Нур Баян исемендәге,“Чишмә” хуҗалыклары уракны уңышлы тәмамлады. “Чишмә”дә ашлыкны дүрт комбайн белән 27 көн эчендә җыеп алдылар. Һәр гектардан 42шәр центнер бөртек алынды.
Рәфыйкъ Сәхабетдинов “Чишмә” хуҗалыгын егерме елга якын җитәкли. Быел иң күп күләмдә бөртек җыеп, амбарларга салынган. Уҗым бодаеның уңышы гектардан 50 центнердан артык.
“Чишмә” хуҗалыгы комбайнчылары игеннәрне турыдан түгел, ә егып суктыруга өстенлек бирә. Бөртекле культураларны уруда Фәрхәт Әхмәтдинов зур тырышлык куйган.Фәрхәт еккан камылларны әтилле-уллы Илнур һәм Шәүкәт Шәйдуллинннар, Фәндәвис, Фәнүс Галләмовлар тиз арада суктырган.
Быел яңа корылмалар төзүне дә башлап җибәргәннәр. Бөртек киптерү җайланмасын урнаштырганнар. Яңгырлы көннәрдә дә, җыелган ашлыкны киптереп саклауга салганнар. Амбарда кизү торып, өч сменалы эш оештырылган.
Урак тәмамланган көн авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Пай җирләренә икмәк өләштеләр. Авыл халкын икмәкле иткән өчен игенчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Ләйсән Газизова, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.