Бүген Мәскәүдә халыкара китап ярминкәсе ачылды. Анда Татарстан китап нәшрияты дә катнаша. Быел бу зур чара 33нчы тапкыр уздырыла. Укучылар һәм нәширләр очрашуы «Манеж»да булачак. Ярминкәдә китап сату, лекцияләр, фикер алышулар, кызыклы шәхесләр белән очрашулар көтелә. Быел китап ярминкәсе онлайн форматта да үтәчәк. Аны http://mibf.info сайтыннан карап булачак. Татарстан китап нәшрияты бу һөнәри бәйрәмгә 1000 данә китап белән барырга ниятли.