Быел Татарстанда сигез яңа мәктәп ачылды. Беренче сыйныфка 56 меңнән артык укучы керде. Казанның Совет районындагы Нәҗип Җиһанов урамындагы күппрофильле 187 нче лицейны ачуда республика премьер — министры Алексей Песошин катнашты.
“Ритм” исемле лицей яшьләрнең интеллектуаль иҗатын үстерүгә юнәлдерелгән. Мәктәпнең мәйданы 25 мең квадрат метр чамасы. Заманча стандартлар буенча иркен җиһазландырылган сыйныфлар, айти-полигон, веб-программалаштыру кабинетлары, ике спорт залы, ике бассейн, зур актлар залы һәм ашханә бар. Моннан тыш, лицейның үз типографиясе, фото-студиясе, мәктәп яны территориясендә баскетбол һәм волейбол уеннары мәйданнары, футбол кыры да бар.