Башкалабызның Бондаренко урамында “Адымнар” исемле күп телле мәгариф комплексы ачылды. Анда укучылар рус, татар һәм инглиз телләрен тирәнтен өйрәнәчәкләр. Мәгариф коллективының шатлыгын безнең иҗат төркеме дә уртаклашып кайтты.
Бондаренко урамындагы яңа мәктәптә беренче тапкыр кыңгырау чыңлады.
«Адымнар» исемле күп телле беренче мәгариф комплексын ачу тантаналы линейкадан башланды. Керү юлына алты беренче сыйныф укучысы, әти-әниләр тезелеп басты. Балалар унбер ел буена берьюлы татар, рус һәм инглиз телләрендә белем ала.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев: «Әти-әнинең балага иң зур бүләге- баласын туган телендә укыту. Туган ана телендә аралашырга өйрәтү.»
Кече сыйныфлардан белем алачаклар. Акрынлап рус, инглиз телләрен өйрәнәләр. Моннан тыш, тагын испан һәм гарәп телләрен укыту мөмкинлеге дә булачак. Укучылар һәм ата-аналар үз юнәлешләрен үзләре сайлап ала, бу хакта берьюлы өч телдә Казан мэры искә төшерде.
Мәктәптә бер үк вакытта меңнән артык бала белем ала. Мәгариф комплексында балалар өчен заманча стандартлар буенча барлык кирәкле әйберләр дә әзерләнгән. Күп функцияле аудиторияләр, уңайлы ял зоналары, проект лабораторияләре, остаханәләр, заманча спорт инфраструктурасы һәм балалар иҗаты өчен бүлмәләр бар.
Мәктәпнең үз интернаты да бар. Быел анда республика районнарыннан укырга килгән йөз бала яши. Эш көннәрендә алар тәүлек буе мәктәптә шөгыльләнә. Туган җирләрен сагынырга вакытлары калмас, дип ышандыралар педагоглар.
Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.