Башкалабыз Казанда дөньякүләм масштаб алган чаралар бу араларда еш уздырылды. Иртәгә тагын берсе татар яшьләре көннәре старт ала. Бу хакта оештыручылар “Татар инфром” агентлыгында узган матбугат конференциясендә җиткерде. Башка еллардан аермалы буларак, быел чит илләрдән делегатлар катнашмый. Форум 5 көнгә исәпләнгән. Татар яшьләре көннәрендә тагын нинди кызыклы чаралар узачагы турында иртәгә, » Хәерле көн, Татарстан !» тапшыруы кунагы- Идел яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина белән әңгәмәне карап белә аласыз.