Сентябрьдә мәгариф учреждениеләрендә кайбер үзгәрешләр кертелә. Әлеге яңалыклар укытучыларга һәм студентларга стипендия түләүләренә дә кагыла. 1 сентябрьдән сыйныф җитәкчеләренә 5000 сум түләнә. Моның өчен өстәмә рәвештә 212 миллион сумнан артык акча бирелә. Түләүләр суммасы «Россия Федерациясенең мәгарифне үстерү дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында» Хөкүмәт карарында расланган.
Хөкүмәтнең «2036 елга кадәр чорга Россиянең бюджет фаразын раслау турында»гы күрсәтмәсе бар. Анда ел саен инфляциянең фаразланган дәрәҗәсенә стипендияләрне индексацияләү күздә тотыла. Күп кенә төбәкләрдә студентларга стипендияләрне арттырачаклар, дип игълан иттеләр. Өстәмәләр шактый зур булыр дип көтелә.