Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, сыйныфлар арасында социаль дистанция сакланырга тиеш. Республикада яңа уку елын штат режимында башлау күздә тотыла. Исегезгә төшерәм, узган уку елы катлаулы шартларда тәмамланган, Бердәм дәүләт имтиханнары вакыты да күчерелгән иде.