30-нчы августта, Республика көнендә, ТАССРың йөз еллыгына багышлап, Останкино телеманарасы республика флагы төсләренә керәчәк. Телеманара экраннарына Татарстан символы сурәте һәм котлау чыгарыла. Акция иртәңге сәгать уннан кичке унга кадәр узачак. Останкино телеманарасы – Европада һәм Россиядә иң югары корылма, шулай ук ил телевидениесе символы, гомуммилли бренд һәм Мәскәүнең иң танылган объектларының берсе.
Шулай ук Санкт Петербург шәһәрендә дә ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтү күздә тотыла. Көндез Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрдәге милли иҗтимагый хәрәкәте активисты Шамил Алюшев символик рәвештә пушкадан атачак. Ул шәһәрдә татар мәдәнияте көннәрен ачуга старт бирәчәк.